Бөтенроссия предмет олимпиадалары җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы

2023 елның 19 мае, җомга

2023 елның 18 маенда Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, шулай ук аларны әзерләгән остазларны Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә хөрмәтләү тантанасы узды. Җәлилнең 1нче мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Әюпов Данияр һәм аны әзерләгән укытучы Шәяхмәтова Рима Мөбарәк кызы чакырылган иде. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International