ӘЛМӘТТӘ "ТАЛАНТЛАР ИЛЕ" ЗОНА ЭТАБЫ

2023 елның 21 мае, якшәмбе

2023 елның 20 маенда Әлмәт шәһәренең Мәдәният сараенда «Талантлар иле» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан җиде яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге катнашучылар үзләренең осталыкларын дүрт номинациядә күрсәттеләр: вокал, хореография, нәфис сүз һәм туган телдә иҗат.
"Эстрада вокалы" номинациясендә (7-10 яшь) М.Г. Юзлибаева исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе О.А. Шигапованың тәрбияләнүчесе - Хисамова Эмилия чыгыш ясады.
Эмилия жюри әгъзаларыннан югары бәя алды һәм аңа җиңүче дипломын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International