Грантлар бирү өчен конкурс игълан ителде

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Республика комиссиясе карары буенча 2023 елның 9 июненнән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы игълан ителде.

Сездән муниципаль берәмлекнең коммерцияле булмаган оешмаларына конкурста катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирүдә ярдәм итүегезне, сайтта һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштыруыгызны сорыйбыз.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашу шартлары белән АИС грант конкурсы сайтында танышырга мөмкин https://грантытатарстана.рф/contests/6. грант конкурсы АИС системасы аша гаризалар кабул итү 2023 елның 23 июленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International