Җәйге сезон башлангач, өлкәннәр һәм балалар мөмкин кадәр күбрәк буш вакытларын саф һавада үткәрергә телиләр. Актив ял итү генә файда китерә, физик үсешкә ярдәм итә һәм уңай кәеф бирә. 2023 елның 29 июнендә Сарман авылы Үзәк паркында Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм-уен программасын оештырды. Әлеге чарада «Олимпия өметләре»балалар-сәламәтләндерү лагереннан балалар катнашты. Җәйге матур кичәдә балаларны мастер-класслар һәм хәрәкәтчән уеннар белән бик кызыклы һәм бай программа көтә иде. Алар бик кәнагать калдылар.