Районда техниканың уңыш җыюга әзерлеген тикшерделәр

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген районда "комбайннар парады" узды. Чараның нигезе уңыш җыюда һәм туфрак эшкәртүдә катнашкан бөтен техниканы кабул итүдән гыйбарәт иде. Техниканың торышын җаваплы комиссия карады. Аның составына «Россельхозцентр»филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге баш инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов, механизация идарәсе консультанты Гөлүс Фәттахов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев. Тикшерү эшләрендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты.

Урып-җыюга әзерлек 20 күрсәткеч буенча тикшерелгән. 78 балл белән беренче урынны «Җәлил»агрофирмасы алды. «Сарман " агрофирмасы җиңүчедән бер баллга артта калды. Өченче урынны «Нөркәй»агрофирмасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International