Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Фатыйхов Рәис Фатыйховичны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2023 елның 2 июле, якшәмбе

"Рәис абый, Сез сугыш еллары авырлыкларын кичереп, аннан соң илне торгызуда үз өлешегезне керттегез. Матур гаилә корып, игелекле балалар үстердегез. 
    
Район үсешенә керткән шәхси өлешегез, озак еллар район эчке эшләр бүлегегендә намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм һәм 90 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйм.

Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин гомер, балалар, оныклар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телим", - Фәрит Мөнәвирович үзенең котлавында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International