Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың гражданнарны тематик кабул итүе

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова УФССП белән берлектә алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте.

Сарман районыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау идарәсе башлыгы Лилия Гыйльметдинова, мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова, "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина катнашты. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International