"Хөрмәтле Фаһимә Әбүталиповна, Сезнең хезмәт һәм шәхси тормыш юлыгыз һәркем сокланырлык. Сугыш еллары авырлыкларын кичереп, сугыштан соң илне торгызуда үз өлешегезне керткәнсез. Матур гаилә корып, игелекле балалар үстергәнсез.
Озак еллар авыл хуҗалыгы һәм җирле үзидарә органнарында җитәкче вазыйфаларында куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм һәм 90 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйм.
Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин гомер, балалар, оныклар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телим.
Киләчәк көннәрегезне дә шатлык бизәсен, барча эшләрегездә уңыш юлдаш булсын," - Фәрит Мөнәвирович үзенең котлавында әйтте.