12 июль Питрау көне

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе
12 июль Питрау  көне.  Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа   биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. 12 июль көнне Ләке авылында    Питрау бәйрәме  үткәрелде.Анда Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көнне җыелган файдалы үләннәрдән әзерләнгән  шифалы чәйләр килгән кунакларга тәкъдим ителде.Керәшен милли ризыклары : тары ярмасыннан  кыстыбый, тары боткасы, дурычмак, коймак, тәбикмәк  һәм күп төрле варенье, бал да өстәлләрне бизәде. Үләннәр белән бизәлгән палаткаларда кызлар  керәшенчә  такыя үрү һәм себерке бәйләү буенча  осталык дәресләре (мастер класс )күрсәтттеләр. Шулай ук “Табигать иң яхшы даруханә” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән  тамашачылар файдалы үләннәр турында да күп мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International