Район Советының кече утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев алып барды.
Утырыш эшендә автомобиль юллары идарәләре башлыклары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча идарәсе башлыгы, Башкарма комитет бүлекләре башлыклары катнашты.