Сарман аграр көллияте студенты Газинур Гайнетдинов «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә һөнәри осталык буенча «профессионаллар»Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә җиңүче булды. Ул Татарстан Республикасы өчен чыгыш ясады.
Липецк шәһәрендә узган иң масштаблы һөнәри осталык ярышларында Россиянең 54 төбәгеннән катнашучылар көч сынашты. Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча сайлап алу Россия Федерациясенең 2200 Урта һөнәри белем бирү учреждениесе арасында узды.
Дүрт чемпионат циклында Сарман аграр көллиятенең 2 алтын һәм 2 көмеш медале бар.
Якташыбызны һәм аграр көллиятне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!