Үҗәтлек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе, туган ягыңны ярату хисләре көчле булганлыктан! Шушы сыйфатларны балаларда тәрбияләү, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклап, даими, бердәм эшләү нәтиҗәсе ул.
Илһам Шакиров исемен йөртүче, районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның күрке булган, республикабызда оештырылган чараларны, чит өлкә Сабан туйларын гөрләтүче, 2011 елдан эшләп килүче Сарман балалар сәнгать мәктәбе "Умырзая", "Жасмин" балалар бию коллективларын "Үрнәк үзешчән коллектив" исемен алулары белән котлыйбыз.
Алга таба да уңышлар, исәнлек юлдаш булсын!