Район картасын төзүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан картасында Сарман районы узенен моңлы сандугачы белән ерактан күренеп балкып тора. Республикада үткән "Чигүле Татарстан картасы" акциясе уңышлы  нәтиҗәләр белән бик матур килеп чыккан. Районыбыз картасының эскизын ясаучы Әлфия Сәхәбетдинова, картаны чигүче - Гөлшат Миннебаеваның тырышлыкларына зур рәхмәт.

Рәисебез, Хөкүмәт җитәкчеләре, Мәдәният министрлыгы катнашында Изге Болгар җирендә әлеге картаны тәкъдим итү чарасында Гөлшат ханымга мәдәният министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International