Хәзерге вакытта КЗС-812-22 иген җыю комбайны Маликов Флер Алмазовичның крестьян (фермер) хуҗалыгы кырларында уңышлы эшли һәм көзге арышны суктыра. 2023 елда "ЭКОКОРМ" авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү тәэмин итү-сату хезмәт күрсәтү кооперативы 10300 мең сумлык үзйөрешле КЗС-812-22 ашлык җыю комбайнын сатып алган. комбайн өчен 4291 мең сумлык субсидия алган. 2023 елда федераль бюджеттан финанслана торган «кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елның 1 кварталында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга ярдәм итү программасы буенча (50 процент тотылган чыгымнар НДССЫЗ).