Батырларча һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бүген Әлмәт районы Ирекле авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган Газизуллин Данияр Марс улын соңгы юлга озаттылар.

Җәлилдә яшәгән якташыбыз агымдагы елның 16 мартында үзе теләп Донецк һәм Луганск республикалары территориясендә барган махсус операциягә китә. 20 июль көнне аның хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы билгеле була. Даниярны туган авылында җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга бик күп халык килгән иде. Сарман районы, Әлмәт шәһәре, җирлек җитәкчелеге, туганнары, якыннары, авылдашлары, дуслары Даниярның әти-әнисе, гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Авылның имам-хатыйбы дини йолаларны башкарып, җеназа намазы укыды. Данияр Марс улы, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International