Яңа уку елы алдыннан аз керемле гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Сарман авылында А.М. Залаков исемендәге паркта чара узды. Сарман үзәк китапханәсенен хезмәткәрләре балалар өчен «Балачак иленнан-белем илене» исемле танып белү – уен программасын әзерләделәр. Балалар рәхәтләнеп уйнап кына калмадылар, ә "Җәйге китапханә" фотозонасында фотога төшеп, китаплар укый алдылар. Мәктәп еллары бик күп яхшы билгеләр һәм яңа белемнәр китерсен!