Җәлил шәһәр тибындагы поселогында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Җәлил поселогында Муса Җәлил исемендәге бульварда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырды.

Киләсе яңа уку елы белән булачак беренче сыйныф укучыларын Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Галлямов һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Г. Я. Идрисова котладылар һәм кирәкле мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырдылар. Шулай ук әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гаджиев Руслан Гаджиевич исеменнән мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырылды.

Матур костюмнары белән балаларны шаккатырган «Карамель» хореография коллективы биюе искиткеч өстәмә булды.

Ата-аналар игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International