Сарман десантчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Сарманда Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Десантчыларны бәйрәмнәре белән район район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов та котлау сүзләренә кушылды. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе әгъзасы Рәис Кәлимуллин гаскәрдәшләренә шигырь багышлады, шулай ук бүләкләр тапшырды. Һава-десант гаскәрләре ветераны – Җәлил поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов та егетләрне бәйрәм белән тәбрикләде. «Хәрби кардәшлек» оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салу, тәкыялар кую оештырылды. Чара мәдәният хезмәткәрләренең җырлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International