Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыгы чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гаилә җиләк үстерү буенча КФХ ачуда ярдәм итүне һәм киләчәктә грант ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.