Боз сараена боз салу өчен яңа электр машинасы килә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Җәлил бистәсенең боз спорт сарае-халык һәм кунакларның яраткан урыннарының берсе. Кемдер хоккей уйный, кемдер конькида шуарга килә. Хоккей һәм актив ял сөючеләрнең зур шатлыгына Җәлил бистәсендә күптән көтелгән вакыйга булды. Сарман муниципаль районы җитәкчелегенең финанс ярдәме белән Боз сараена боз салу өчен яңа электр машинасы килде. Татарстан Республикасы рәйесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга шундый юмарт бүләкләре өчен, хоккей фанаттарына, барлык спорт сөючеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International