Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов килде. Сәфәр вакытында ул район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашты. Очрашуда үзйөрешле машиналарны һәм аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Альберт Шамилевич шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.