Кунакларны ул үзе капка төбенә үк чыгып каршы алды. Йөзьяшәр ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Котлау хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Аның урынбасары Гүзәл Гәрәева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары да йөзьяшәр әбигә сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.