Районда спортның бар төрен дә яраталар

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген Сарманда август башының традицион бәйрәме – Физкультурачы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан пляж волейболы, хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында стритбол, мини-футбол ярышлары, чаңгыроллерда узыш оештырылды. Аларның җиңүчеләрен һәм призерларын, башка спорт алдынгыларын шулай ук бүген район Үзәк ял паркында оештырылачак чарада бүләкләячәкләр. Программада – концерт, кино күрсәтү, дискотека. 

Иртәгә исә бәйрәм чаралары Җәлил поселогында да оештырылачак. Аның урамнары буенча велоузыш үтәчәк, спортчылар зур тенниста, җиңел атлетикада көч сынашачаклар. Боз сараенда Бөтенроссия хоккей лигасы командалары – үзебезнең «Челны» һәм Самараның ЦСК ВВС иптәшләрчә очрашу үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International