Бүген Мортыштамак авылында яшәүче Хәсәнов Мөдир Хәсән улына 95 яшь тулды.
Ветеранны юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, район социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Нил улы, оныклары, туганнары котлауларга кушылдылар һәм юбилярга озын гомер, сәламәтлек теләделәр.