12.08.2023 Җәлил шәһәр тибындагы поселогында Физкультурачы көненә багышланган спорт бәйрәме узды.
Чара Муса Җәлил һәйкәле янында махсус маршрут буенча барган велопарадтан башланды. Велопарадта теләгән һәркем катнашты. Аннары, сценарий буенча, бәйрәмнең тантаналы өлеше шәһәр тибындагы Җәлил поселогы стадионында А. А. Садикова җитәкчелегендәге «Карамель» хореография коллективы катнашында ачылды.. Бәйрәм белән кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, Сарман муниципаль районы «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берщәлеге башлыгы Р. А. Кәримов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Р. Х. Гыйльфанов һәм ДТППО ОППО ПАО «Татнефть» профкомы рәисе В.Н. Филимонов котладылар. Алга таба җиңел атлетика һәм зур теннис буенча ярышлар узды. Ярышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы узды. Моннан тыш, Җәлил шәһәр тибындагы боз спорт сараенда «Чаллы» хоккей клубы һәм ЦСК ВВС иптәшләрчә уеннары узды.
Бәйрәм, һичшиксез, уңышлы булды, олылар да, балалар да бу күңелле көннән уңай эмоцияләр генә алдылар.
Җәлил шәһәр тибындагы Совет һәм Башкарма комитет.