Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Беренче төркемдә – яңа комбайннарда эшләүчеләр арасында “Сарман”нан Артур Шәймәрданов беренче булды. Аның хезмәттәше Дәвис Уразаев өченче урын өчен бүләк алды. “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Руслан Әгъзәмов бу юлы икенче урын өчен бүләкләнде. Икенче төркем җиңүчеләре – ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүчеләр арасында өч призлы урын да “Сарман” агрофирмасы механизаторларына булды. Дамир Гайнуллин, Ринат Сәгъдәтов, Алмаз Хәсәнов акчалата бүләкләр алдылар. Өченче төркемдә ургычлары 7 метр булган комбайнчылар Булат Сафин (“Нөркәй”, 1 урын), Илдар Хафизов (“Сарман”, 2 урын), Айназ Миңнуллин (“Нөркәй”, 3 урын) иң яхшы күрсәткечләре өчен акчалата бүләккә ия булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International