Бүген Сарман районына эш визиты белән «Татмелиорация «траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Визит барышында Рөстәм Хизбуллович шәһәр тибындагы бистәдәге җәмәгать киңлекләрен карап чыкты.Җәлил һәм Сарман авылы, А.М. Залаков һәйкәленә чәчәкләр салды.