Садриев Әхнәф Гыйләҗи улының 90 яшьлек юбилее

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Мин бик бәхетле.

Садриев Әхнәф”Җәлилнефть” идарәсенең атказанган нефтьчесе”, хезмәт ветераны, 33 ел дәвамында “Җәлилнефть” басуларында нефть чыгаручы оператор булып эшләгән Әхнәф Гыйлаҗи улы Садриев күп бүләкләргә лаек булган кеше: орденнары гына да өчәү: Хезмәт  Кызыл  Байрагы  ордены (1971), Ленин ордены (1974), Октябрь революциясе ордены (1981). 1976 елда КПССның ХХV съезды делегаты булып сайлануы да аңа күрсәтелгән хөрмәт турында сөйли.

Әхнәф Садриев “Әлкәйнефть” идарәсенең 4 промыселына ярдәмче эшче булып 1964 елда килә. Идарә Яңа Сөләйдә, промысел Иске Сөләйдә, промысел җитәкчесе В.А.Тачаев була. Ике ай чамасы төрле эшләрдә эшләп чыныгу алганнан соң аны өлкән операторлар Әдип Бабиев, Кәрам Заһидуллин оператор һөнәренә ныклап өйрәтәләр. Шуннан соң 3 нче разряд биреп, оператор итеп күчерәләр. Иң беренче скважиналарын- Астафьев басуындагы скважиналар рәтен яхшы хәтерли әле ул.

-Минем 33 ел оператор булып эшләү дәверендә бик күп үзгәрешләр булып узды. Яңадан-яңа техника барлыкка килде. Башлап җибәргәндәге беренче адымнар да заманы өчен бик катлаулы иде әле. Шуның өчен безгә, операторларга, үзебезнең белем дәрәҗәсен дә күтәрергә туры килде. Укыту комбинатында төрле профессияләр буенча курслар ачылды. Теләге булган кешегә кич,  эштән соң белем алу мөмкинлекләре тудырылды.

Шушы промыселда 33 елның 29 елын өлкән оператор булып эшләдем. Эшебез шул ук калса да идарәләр, промыселлар исеме үзгәреп торды. Ә мин гомерем буе шул бер тирәне таптадым. Куҗак, Минзәләбаш, Дүсем басуларындагы барлык скважиналар җаныма якын, һәр линиясен, күземне йомсам да күз алдына китерә алам.

Ул чакларда нефть күп иде. Мерниклар тулып тора, синең нефтеңне автоматика кудырмый. Кайчагында, берүземә күңелсез, диеп хатыным Сиринаны да ияртә идем әле.  Мин эш белән мәшгуль булган арада, факел җылысына җылынып, йоклап киткәне дә булды әле аның.

Тора бара эшләр җиңеләйде. Автоматика җайланмасы куйгач, бер кешегә 3-4 скважина бирә башладылар. Аннан соң ГЗНУ лар, соңрак тагын да камилләшкән ГЗУ “Спутник” лар төзелде. Шулай булса да, һәр чорның үз кыенлыклары бар,  хәзер нефть суланды. Нефтьчегә һәр көн мәшакатьләрен тудырып кына тора. Мин ялга киткәнче үк төрле реагентлар бирү башланган иде инде”, диеп сагынып искә ала Әхнәф абый.

Садриев Әхнәф Гыйлаҗи улына шушы еллар эчендә 5 идарә начальнигы, 10 цех җитәкчесе, 15 тән артык мастер белән эшләргә туры килә. “Җәлилнефть” идарәсенең партком секретаре, соңрак җитәкчесе булган Н.Җ.Мортазинга,  элеккеге цех җитәкчесе  булган Ю.В.Манохинга, озак еллар мастеры булган З.М. Мухтаровка чын күңеленнән рәхмәтле ул. Ул үзе дә мастерлар мәктәбе тәмамлый. Болай гына, кызыксынуын җиңә алмаганга, күбрәк белергә теләгәннән генә. Озак еллар Рәфкать Гайнанаов, Нур Мавлетов, Нәсимә Ганиевалар белән бергә эшлиләр.

Озак еллар “Татнефть” тә генераль директор булып торган Р.Г.Галиевнең ярдәмче мастер булган чагы. 20 сум премияне кулга тоттыру өчен 6781 нче скважинага кадәр килгән иде. Мин авыз эченнән шыңшый-шыңшый кыргыч (скребок) төшереп ята идем:

-Әй, күңелле дә итеп эшлисең, Садриев,- диеп премия биреп, хәлләрне белеп китте.  Ш.Ф.Тахаутдинов безнең “Җәлилнефть” идарәсендә җитәкче булган чакларында көн дими, төн дими объектларда йөри, ә авария урынына килми калмый иде”, - диеп сагынып сөйләп алды ветеран.

Ул елларда юллар юклыгы да шактый авырлыклар китерә. Бураннарда, салкыннарда еш кына авария булып, утлар өзелә. Шул фидерга эләккән скважиналарның номерларын язып операторга тоттыралар. Ә ул карангы , диеп тормый инде, чыгып китә. Яңда елны өйдә каршы алган чаклары сирәк була операторның.

Күңеле матурлык , яхшылык белән тулган кеше белән сөйләшеп утыру да җан рәхәте. 90 яшен тутырган булса да  нык әле Әхнәф абый. Өч орден кавалеры,  исәпсез-хисапсыз мактаулы исемнәр алу аны масайтмаган да, йончытмаган да. Ходай Тәгалә  саулыкны да , бәхетне дә җәлләмәгән аңардан. Шуңа күрә язмышына  бик рәхмәтле  Әхнәф абый.

14 август 2023 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International