Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә 49 яңа LADA Vesta автомобиле ачкычларын тапшырды. Хезмәт машиналарын муниципалитетларның мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары алды. Тантана ТР Дәүләт Советы мәйданчыгында узды.