Сәлаховлар гаиләсендә өченче кыз туды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

2019 елгы Аделина белән 2021 елгы Амелия апайлы булдылар. 3,850 килограммлы сабыйга Дарина дип исем кушачаклар. Сабый белән әнине бүген Әлмәт бала тудыру йортыннан чыгардылар. Аларны каршы алырга Гөлназның әтисе Марат әфәнде, тәрбиячесе Раушания Афзалетдинова килгәннәр иде. Әбиләре белән нәни кызның апалары өйләрендә көтеп калганнар. Гаилә башлыгы - Даринаның әтисе Руслан хәзерге вакытта Украинада хәрби операциядә катнаша.
- Әтиебез бу атна ахырында ялларга кайтачак, Аллаh теләсә, күрешүләр көтәбез, - диде өч кыз әнисе Гөлназ.
Бәби туу уңаеннан Сәлаховларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән аның урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International