Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипиловның Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәре булды. Сәфәр кысаларында районның азык-төлек товарларын да, алкогольле продукцияне дә (шул исәптән сыраны да) ваклап сатуны гамәлгә ашыручы кайбер сәүдә объектларын әйләнеп чыктылар.