Август конференциясе

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

24 нче августта Сарман мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе узды. Конференция вакытында бүләкләнгән хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Заһидуллина Роза Фердаус кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Почетлы остаз" билгесе белән бүләкләнде. Миннәхмәтова Римма Фәрид кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, 2022-2023 нче уку елында белем бирү һәм тәрбия процессларын оештыруга нәтиҗәле җитәкчелек иткән өчен Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнде. Кәримова Зөлфия Франыс кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы, күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм тууына 55 ел тулу уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм аларга иң яхшысын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International