Ел саен, 25 август конне безнең шәһәр тибындагы поселогыбызда герой-шагыйрь хөрмәтенә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә шагыйрь Муса Җәлилне һәм башка көрәштәшләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
1944 елның 25 августында Германиядэ ватандашларыбыз – каршылык көрәшчеләре: Гайнан Курмаш, Фуат Сайфульмулюков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Джалиль, Гариф Шабаев, Ахмет Симаев, Абдулла Батталов, Зиннат Хасанов, Ахат Аднашев, Галлянур Бухаровларны жэзалап утерелгэннэр.
Бүген Җәлил посёлогында М. Җәлил һәйкәле янында М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды. Герой шагыйрьне искә алырга дип Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А., Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А., ветеран-нефтьчеләр җитәкчесе Харисов Р.А., профком җитәкчесе Филимонов В.Н. килделәр. Чарада шулай ук «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, ветераннар Советы рәисе Мингазова А.Г. шигыре белэн чыгыш ясады, мәктәп укучылары, коллективлары, оешмалар катнашты.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты