Сарманда Татарстан көнен бәйрәм иттеләр

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген, 30 августта, татарстанлылар төбәгебезнең төп бәйрәмен – Республика көнен бәйрәм итәләр. Шул уңайдан район үзәгенең Татар Илеге ял паркында «Ал таңнарың өчен яратам...» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.
Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Чара кысаларында ул мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләр белән танышты, төрле өлкә алдынгыларына, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, гаилә тормышы юбилярларына – Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, спорт алдынгыларына – дипломнар, 14 яше тулган егетләргә һәм кызларга паспортлар тапшырды. Бәйрәм сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Тамашачыларны районыбыз символы – җырлы сандугач формасында ясалган чәк-чәк белән дә сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International