Сарманда әтиле-уллы көч сынаштылар

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Сарманның Татар Илеге ял паркында яңа төрле ярышлар да оештырылды. Бүген анда «Әти көне» ярышларының муниципаль этабы үткәрелде. Районнан 15 гаилә турникта тартылуда, боҗрага баскетбол тубы кертүдә, озын скакалка аша сикерүдә, таяк һәм кыршау белән эстафеталарда, туп җыюда көч сынаштылар.
Өченче урынга Гыйләҗевләр гаиләсе лаек булды. Икенче урында Ганиевлар гаиләсе урнашты, ә Мәүләветдиновлар гаиләсе җиңүгә иреште (барысы да – Сарман авылы). Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Әтиләр берлеге рәисе Рөстәм Фәрхиев бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International