1 сентябрь-Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче укытучыбызны, туган мәктәбебезне, классташларыбызны сагынып искә төшерәбез. Бүген Мортыштамак мәктәбендә Белем көне үткәрелде. Чакырылган кунаклар, педагоглар, ата-аналар укучыларга үзләренең иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.