Буген Ләке авылы мәктәбендә "Белем бәйрәме" утте. Әлеге чарада Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Антонов Ю.Г., район һәм авыл Советы депутаты Ризатдинов Р.Р., район мәгәриф булеге, полиция булеге вәкилләре катнашты. Барлык кунаклар котлау сүзләр белән чыгыш ясадылар һәм беренче сыйныф укучысына бүләкләр тапшырдылар. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елында, бары тик уңышлар һәм сәламәтлек телибез!