Бүген Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте.
Бәйрәмдә әти-әниләр, укучылар, укытучылар,ветеран укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Әлеге бәйрәм белән котларга Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаяз улы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Идрисова Гөлшат Язкар кызы, Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Гильмутдинова Лилия Мирзахит кызы, Сарман районы суды рәисе Хайбрахманов Ринат Рәсим улы, Сарман районы прокуроры урынбасары Рахимзянов Айрат Миннәхмәт улы һәм Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков та килгән иде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаяз улы бәйрәм белән котлап 1 нче сыйныфка керүче укучыларга буләкләр тапшырдылар.