Бүген, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Беренче кыңгырау" чыңлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

1 сентябрь – Белем көне. Бүген Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен " Беренче кыңгырау " чыңлады. Әлеге чарада Азалак авылы җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов катнашты. Килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын. Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International