Бүген 26 августтан 1 сентябрьгә кадәр уңыш җыю буенча комбайнчылар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов һәм районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.