3 нче сентябрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә 6 нчы В сыйныфында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгате узды. Укучылар Беслан мәктәбен басып алу тарихын искә төшерделәр, тоткыннарны коткарган спецназның гамәлләре турында белделәр. Балалар фаҗигале вакыйгаларга багышланган һәйкәлләр белән таныштылар, шул куркыныч көннәр турында роликлар карадылар һәм фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Сыйныф сәгатен тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. һәм мәктәп укучылары үзидарәсе активисты Григорьева Виктория үткәрде.