XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2023. Фестивальнең девизы «Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына» бөтен дөньяны кинематография телендә барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә чакыра. Балаларны һәм яшьләрне мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү максатларында «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясе укучылары өчен «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы күрсәтелде.