Бүген ветераннар Советында Сарман муниципаль районы башлыгының урынбасары Г. Р. Гараева белән ветераннар арасында бик матур, җылы очрашу булды.
Бүгенге көн яңалыкларын, тормыш-көнкүреш хәлләрен сөйләштек. Бу очрашу безнең клубта узган “Уңыш бәйрәме”нә бик матур бизәк тә булды. Гүзәл Рифкать кызы безнең, өлкәннәрнең актив тормыш белән яшәүләрен, буш вакытларын файдалы итеп үткәрүләрен хуплады. Килгән кунак белән бу очрашу үзебезгә дә бик рәхәт булды.
Җәлил ветераннар советы рәисе А.Г.Минһаҗева