2023 нче елның 6 нчы сентябрендә "Җәлил гимназиясе"ндә 3-4 нче сыйныф укучыларының "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Сарман районында профилактика бүлеге начальнигы А. Р. Ситдыйкова белән очрашуы узды. Очрашу барышында Алсу Разин кызы укучыларга юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында, велосипедта йөрү юлларында үзләрен ничек дөрес тотулары турында сөйләде. Инспектор музыка белән колакчыннар һәм кәрәзле телефон куллану юлның йөрү өлешен кичкәндә рөхсәт ителми дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул җәяүле балалар юлда булганда куркынычны аңлау юл-транспорт травматизмын киметергә мөмкинлек бирер дип өметләнүен белдерде.