Бүген Сарман муниципаль районында Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру комиссиясе премия лауреатларын билгеләү буенча утырыш үткәрде.
Премиягә дәгъва итү өчен документларны өч номинациядә 4 кандидат тапшырган. Ачык тавыш бирү юлы белән лауреатлар сайланды. Аларның исемнәре бүләкләү көнендә, 12 сентябрьдә билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы язучы Хәниф Хәйруллинның туган көненә багышлана.