Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәм – финансчы көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Финанслар белән идарә итү бүген стандарт булмаган карарлар, яңа чакыруларга һәм проблемаларга оператив җавап, планлаштыруга үлчәүле караш таләп итә торган процесс.Без барыбыз да сез алып барган эш участогының никадәр җаваплы һәм җитди булуын һәм монда финансчыларга хас сыйфатларның, мәсәлән, профессионализм, намуслылык, объективлыкның нинди мөһим роль уйнавын аңлыйбыз.
Район финансчыларына һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, һөнәри эшчәнлектә алга таба да уңышлар телим.