30 августта Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән «Уйнагыз, гармуннар!»- «Играй, гармонь!» Республика фестивалендә Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының Илһамия Кутусова җитәкчелегендәге «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы катнашты. Меңләгән кеше алдында искиткеч чыгыш ясап, фольклор коллективы Лауреат исеменә лаек була. Шулай ук элеге коллектив «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның костюмнар тегү өчен сертификат белән бүләкләнде. Сарман районын данын яклаган барлык катнашучыларга, шулай ук район һәм республика җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.