Бүген район мәдәният йортында «Дөнья чишмәләре» хәйрия фонды проекты кысаларында уздырыла торган «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2023» республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста республиканың 11 районы катнашты. Конкурсантлар үз программаларын якладылар һәм укыту сессиясендә катнаштылар: «девиант тәртипне профилактикалау буенча җәмәгать тәрбиячесе эшендә актуаль методикалар».