Бүген 1 нче Җәлил мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен стадионда "Күңелле стартлар"оештырылды. 1 нче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәрге балалар спорт конкурсларында бик теләп катнаштылар, үз командалары өчен җан аттылар. Күңелле, актив һәм файдалы вакыт үткәрдек!