Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Урман эшчеләре көне белән котлыйм.
Бу бәйрәмне гомуми бәйрәм дип санарга була. Чөнки урман-безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең, республиканың, һәр районның кыйммәтле икътисади һәм экологик ресурсы. Бу милли байлыкны саклау, арттыру, сакчыл һәм рациональ куллану – Сезнең җаваплы эшегез. Табигать байлыгын саклап кала алуыбыз киләчәк буыннарның иминлегенә бәйле бит.
Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, авыр, җаваплы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек.